✨ Азан турында моны ишеткәнегез булмагандыр әле✨ 📣 Ә сәхифәнең рәсми исеме - "Рамазан нуры - Азан". 📻 Бу сәхифәләрне без махсус @тартип радиосы өчен әзерләдек. Киләсе атнадан башлап аларны 93.1 ешлыгында тыңлап булачак. 📿Радиода азан турында яңгыраячак кайбер кызыклы мәгълүматны шунда да элеп барыйк әле 📣 Ә "Татар азаны" III бөтентатар бәйгесенә азаннар кабул итү дәвам итә 📌Тулырак - azan.tatar сайтында. 📍Шулай итеп, беренче чыгарылыш : «...🚀 1969нчы елның  21 нче июлендә  адәм баласы беренче тапкыр айга аяк баса. Бу кешенең исеме Нил Армстронг була. Вакыйгага 14 ел вакыт узгач, астронавт фәнни конференциядә катнашу өчен Мисырга килә. Конференция утырышы вакытында намаз вакыты җитеп, кинәт, азан яңгырый башлый. Президиумда утырган Армстронгның төсе китеп, ул нинди тавыш килүен сорый. Конференциядә катнашучылар аптыраган астронавтка моның намазга чакыру икәнен аңлаталар һәм үзләре дә аннан гаҗәпләнү сәбәбен сорыйлар. «Мин бит бу тавышны айга аяк баскан вакытта ишеттем»- дип шаккаттыра ул шунда. Күп тә үтми болай дип игълан итә: “Аллаһ Тәгаләне мин җирдә түгел, айда таптым,  моннан соң мине мөселман дип саный аласыз”. НАСА рәсми сайтында айга төшүнең  стенограммасы һәм аудиоязмасы урнаштырылган.  Анда  экипаж әгъзаларынын азан тавышын ишетүләре хакында бер сүз дә юк. Шуңа күрә бу хәлнең чынмы, уйдырмамы икәнен  һәркемгә үзенә уйлап бетерәсе кала...» Видеода - татар азаны. "Татар азаны" бәйгесенең 2020 елдагы җиңүчесе- Марсель Вагизов әйтүендә.

Теги других блогов: Татарстан Рамазан азан