Машинабызны сатабыз. 🚘 8 елдан артык безне "а" пунктыннан алфавитның мөмкин булган башка бөтен пунктларына мәшәкатьсез, комфорт илә 175 мең км. йөрткән тугъры дусны ышанычлы кулларга тапшырасы килә. КIA SPORTAGE 2.0 MT, aлгы привод; ✅ Машинадан котылырга теләү түгел бу. Бөтен җире дә төзек. Башкача булса, Төркиягә кадәр бу машина белән чыгып китмәс идем. ✅ Роддомнан барып алган кебек 2014 нче елның җәендә яңа килеш салоннан "наличка»га алган идек. Хәләл булмаган кредит схемаларында катнашмавы - бәрәкәтле булуының бер сәбәбедер бәлки. ✅ Исем куштырылган. . Әнисе аны "үгез" дип йөртә. Карашы шундый, ди. ✅ Катализаторын алдырып, "сөннәткә утырттылган". Корея машиналарында башкача булмый. Болай иткәч, конюшнядагы теге 150 ат өстенә тагын 30 кушылды, диделәр. Кереп санаганым юк. ✅ Машинада сүгенмәдек, тартмадык, начар әйберләр эшләмәдек. Машинаның "аурасын" бозарга куркып тавыш күтәреп тә сөйләшмәдек. Балалар да машина эчендәге фәрештәләрдән оялып, бакырып еларга базмый иде. ✅ Машина роддомнан бәбиләр алып кайту, туй көнне кияу һәм кәләшне йөртү, арыган юлчыларны утырту кебек изге эшләрдә катнашу сәбәпле гаять тә яхшы бер энергетикага ия (хатын шулай дип язарга кушты). Юлдагы матур кызлар"катып үлсәләр дә" утыртылмады (монысын хатын укысын дип яздым). ✅ "Капризный" түгел. Татар хатыны кебек эшчән һәм түзем. ✅ Безнең гаиләнең барлык сөенечле һәм бәхетле вакыйгалары шаһиты буларак, машинаның салоны да, агрегатлары шушы хис белән сугарылган. Двигателе дә хәтта мажор тональностьтә эшли😊. 💵 Бәясен белү өчен ахырына кадәр укып чыгарга туры киләчәк. Аны махсус рәвештә хәрефләр белән яздым. ✅ Бер элементы да буялмаган. Дтп лардан салондагы теге фәрештәләр саклап йөртте. Берсендә генә артка чиккәндә бампер белән икенче бер машина җиңелчә пәп ителеп алган иде. Пәп итүнең берәр нәтиҗәсен табу өчен лупа кулланырга туры килде. Ә автотека аны бәлки дтп дип тә теркәп куйгандыр әле. ✅ Маңгай тәрәзәсе чатнамаган; ❗️❗️ Моны яза-яза үземнең дә сатасы килми башлады... Мондый эш "үгезе" үземә кирәк, дигәндәй. Юк инде, сатарга икән - сатарга. ✅ Җайлы әйберләреннән - бөтен урындыклары да җылытыла, парктроник, круиз-контроль, автозапуск ✅ Бүләккә - җәйге резина, урнаштырылган регистратор һәм антирадар; ❇️ Таксида йөрмәде, пробег - "валЛаһи" үзенеке. ⚠️ Мулла кызында да була торганнарыннан: ➡️ алгы уң крылосы тырналган иде. Ремонтлап торасы килмәде. 2 ел йөрим инде. Бер нишләми. Крыло янындагы бампер һәм ишеккә дә бераз эләкте. Күз ияләнде. ➡️ Кузов буенча вак-төяк "сколлар" табарга була инде, эзләсәң. ➡️ Корея машиналарының двигательләрендәге бер "чир" барлыгын ишетеп беләсездер. Бу чирне Казанның иң яхшы мотористы дәвалады. Двигательгә капиталь ремонт ясалды. Өстәмә форсункалар урнаштырылды (шул исәптән алар булмау аркасында бу чир барлыкка килгән дә инде). Бөтен, сипләр, каешлар, свечалар һ.б. яңага алыштырылды. Моторист "хәзер яңасыннан да әйбәтрәк булды инде, - диде. 50 мең км. гарантия бирәм диде.❗️Шул двигатель белән Төркиягә барып кайттым. Күз тимәсен. ➡️ Салонга химчистка ясау комачауламас. Аны кулдан машина алганда барыбер ясатасың инде. ➡️ Әле арткы стойка ниндидер тавыш чыгара башлады. Анысын бу көннәрдә үзем каратып алам, Аллаһ боерса. 💰Бәясен миллион да йөз җитмеш мең сум дип куйдым. Алда язган кимчелекләрен төзәтергә ташлама ясарбыз, килешербез ⏰ Игътибар! Машина атна - ун көн генә сатыла. Юк икән, сатудан алам да, тагын биш ел йөрим әле. 🚗🚗

Теги других блогов: автомобиль продажа KIA SPORTAGE