Булган бәхетнең кадерен белмибез дә инде. Ул баш әйләндергеч уңыш, зур байлык булып түгел, ә тыйнак кына, мыштым гына бер "ярыйсы", "беркөе" булып яныбызда булган. Хәтта бер "эчпошыргыч" "ярыйсы" булып: әле тегесе "нитак", әле монысы "нито". Бәхеткә бик тиз ияләшә кеше.
Әле кичә шундый бәхетле булганбыз икән бит! Ә шөкер итүче булдымы? Шушы бөтенлек һәм иминлек өчен рәхмәт әйтүче бар идеме? Шуңа бер теләгем бар: "ӘлхәмдулилЛәх!",- дип әйт әле бер. Тормыш бик тотрыксыз. Уалырга гына тора.
… Мансур эче авыртуга зарлана башлады. Артык игътибар бирмәдек башта , тышка чыга алмау сәбәпледер, дидек. Кичен ДРКБ га барырга кирәк дигән карарга килдек. Анализ алдылар, рентген ясадылар. Түбән гемоглобиннан һәм эче катудан башка берни юк. Клизма ясадык та, кайтып киттек.
Икенче көнне дә балага хәл кермәде. Кабаттан ДРКБга киттек. УЗИ ясаттылар…
Аяз көнне яшен сукты. Эчәклек белән тире арасына кан җыелган. Шул турыда бер шеше дә бар... Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды. Бу сүзне ул тормышында икенче тапкыр ишетә инде...
"...Туктале, бәхет, син китмә әле, мин сине кулымда гына күтәреп йөртермен. Ничек кенә моңа кадәр сине танымыйча йөрдем икән. Нәрсәдәндер риза булмыйча, канәгатьсез булып. Тьфу!.."
Ашыгыч рәвештә реанимациягә салдылар. Гемоглобин - 56. Тикшеренүләр ясап та теге шешнең нәрсә икәнен аңлый алмыйлар. Аяк астында җир югала.
Тәһәҗҗүдтә бик күптән елаган булмаган.
Корырак язарга тырышам. Юешь күп булды.
Операция нәтиҗәсендә 600 граммга якын кан җыеп алдылар. Ә теге шеш ... гематома булып чыкты. ӘлхәмдүлилЛәһ!
Моннан өч-дүрт көн элек Мансур тумбочкага менеп, егылып төшкән иде. Тумбочканың почмагы эченә туры килгән. Баланы юаттык та оныттык. Каппилярлардан кан сауган, ә бер урында алар оеп, гематома барлыкка килгән.
Әнисе @энжеахмадуллина ның баласы каршындагы фидакарьлегенә шаклар катам. Өч тәүлек инде койка янындагы урындыкта яши. Без мужиклар физик һәм эмоциональ хәлсезлектән реанимация идәнендә тәгәрәп үләр идек.
💚 Хәзер хәле тотрыклы яхшы дип бәяләнә. Әлхәмдулилләһ! Мансур Марсель улына шифа, дәрман, сәламәтлек сорап сез дә дога кылсагыз, реанимациядән дә чыгар, Аллаһ боерса. Догагыз бик кирәк!
Шуңа бүген балаларыгызны йокларга яткырганда, баш очларыннан үбеп алганнан соң, "ӘлхәмдулилЛәһ" диеп әйтегез әле. Аллаһ Тәгалә сезгә биргән нигъмәтләрне санап чыгыгыз да, санына барыбер чыга алмасагыз да, шөкер намазы укып алсагыз да ярый. Ул нигъмәтләрнең сездә тагын күпме вакыт буласын беркем белми бит.
"ӘлхәмдулилЛәһ", - дип бер әйт әле🤲. Иртәгә соң булуы бар.